Минималь хезмәт хакы
23.04.2018
Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Законнары нигезендә 2018 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы 9489 сум күләмендә билгеләнә, 2018 елның 1 маеннан минималь хезмәт хакы 11163 сум күләмендә билгеләнәчәк (бюджет секторында эш бирүчеләр өчен). Икътисадның бюджеттан тыш сектор оешмалары өчен Татарстан минималь хезмәт хакы аена 10126 сум күләмендә билгеләнә.