Чупрэле районы мәшгульлек үзәге гражданнарга һәм эш бирүчеләргә интернет челтәрендә “Россия дә ЭШ” дип аталучы дәүләт порталы эшли башлавы турында хәбәр итә. Порталның интернеттагы адресы:
https://trudvsem.ru. Әлеге порталда гражданнарны эшкә урнаштыру мөмкинлеге, кадрлар кытлыгы кичерүче эш бирүчелэр, вакансияләр, шулай ук эш эзләүчеләр хакында мәгълүмәт табарга була. Портал, түбәндәге кысалар буенча, бөтен Рәсәй базасында булган вакансияләрне бик җиңел һәм тиз генә табарга мөмкинлек бирә: - төбәкләр буенча; - хезмәт хакының күләме; - эш тәҗрибәсе; - һөнәре; - тору урыны белән тәэмин ителеше; - социаль яклауга мохтаҗ булган гражданарга туры килү-килмәве. Портал: - Рәсәйнең барча төбәкләрендә эшләп килүче мәшгульлек Үзәкләрендәге; - кадрлар агентлыкларындагы; - бөтен ил буйлап, эш урыны тәкьдим итүчеләрдә булган вакантлы урыннарны колачлый. Биредә һәр эш урыны тәкъдим итүче каты тикшерү үтә, бу үз чиратында хезмәт законнарын бозу, хәйләләү очракларын кисәтергә мөмкинлек бирә.