Получение услуг не выходя из дома: в Дрожжановский центр занятости можно обратиться через портал Госуслуг
16.08.2019
Для получения услуг центра занятости населения Дрожжановского района не обязательно личное посещение учреждения. Достаточно регистрации стандартной учетной записи в Единой системе идентификации и аутентификации по адресу esia.gosuslugi.ru/registration. Стандартная учетная запись в ЕСИА требует заполнения СНИЛС и паспортных данных и инициирования процедуры проверки данных (в ПФР и ФМС РФ), а также позволяет получить доступ к большему перечню электронных услуг.
Для этого необходимо:
1. Зарегистрировать личный кабинет на Портале гос. услуг Республики Татарстан uslugi.tatarstan.ru.
2. Зарегистрировать личный кабинет и сохранить персональные данные о себе на Портале гос.услуг Российской Федерации gosuslugi.ru для авторизации через Единую систему идентификации и аутентификации (далее – ЕСИА).
Для доступа к электронным услугам, остается дождаться sms-подтверждения от Портала гос. услуг Российской Федерации об успешном подтверждении введенных персональных данных, и подать заявление на Портале гос. услуг Республики Татарстан, «не выходя из дома».
Хезмәтне өйдән чыкмый гына алу: Чүпрәле районы мәшгульлек үзәгенә дәүләт хезмәтләре порталы аша мөрәҗәгать итәргә була
16.08.2019
Чүпрәле районы халык мәшгульлеге үзәге хезмәтләрен алу өчен учреждениегә килү мәҗбүри түгел. esia.gosuslugi.ru/registration адресы буенча Идентификацияләү һәм аутентификацияләү бердәм системасында стандарт шәхси кабинет булуы да җитә. Моның өчен СНИЛС һәм паспорт мәгълүматларын тутырырга, пенсия фондында һәм миграция хезмәтендә мәгълүматларны тикшертергә кирәк. Стандарт форма күпсанлы электрон хезмәтләр алырга мөмкинлек бирә.
Моның өчен:
1. Татарстан Республикасының uslugi.tatarstan.ru дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет теркәргә кирәк;
2. Идентификацияләү һәм аутентификацияләү бердәм системасында (алга таба – ЕСИА) аша авторизация узу өчен Россия Федерациясенең gosuslugi дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетны теркәргә һәм шәхси мәгълүматларны саклап куярга кирәк.
Электрон хезмәтләрдән файдалану өчен Россия Федерациясенең дәүләт хезмәтләре порталыннан шәхси мәгълүматларның уңышлы теркәлүе турында sms раслау алырга гына кала. Аннан соң, өйдән чыкмый гына, Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза тапшырырга була.
Хезмәтне өйдән чыкмый гына алу: Чүпрәле районы мәшгульлек үзәгенә дәүләт хезмәтләре порталы аша мөрәҗәгать итәргә була